Актаныш халкына ачык хат

Актаныш халкына ачык хат

Хәерле көн, хөрмәтле райондашлар!

Сезгә Минзәлә һәм Чистай төрмәсендә 1,5 елдан артык гомер кичерүче, райондашыгыз Энгель Фәттахов хат яза.

Якынлашып килүче Яңа еллар белән Сезне!

Хөрмәтле райондашлар! Мин бервакытта да Сездән аерылмадым, шатлыгымны да, кайгымны да Сезнең белән бергә үткәрдем. Минем бөтен тормыш Сезнең күз алдында: балачагым да, яшүсмер чорым да, барлык сәләтемне, көчемне куеп, район халкын ничек яхшырак яшәтергә микән дип 20 елдан артык район белән җитәкчелек иткән вакытым да, хәтта Казанда эшләгән чорларымда да Сезнең белән бергә булдым.

Мәрһүм Әнкәем әйтә торган иде: “Гомер буе туган җир, туган авыл дип сагынып яшәгәнче, аерылма, улым, туган җиреңнән бервакытта да, соңгы юлга барыбер туган авылыңа кайтасы була” – дип.

Мәгариф министры булып эшләгән чорда да атнага бер кайтып, Чишмә авылы аша узмасам, бер гасырга кадәр гомер кичергән Әнкәемнең догаларын тыңлап килмәсәм, алдагы атнага эшләргә көчем, энергиям калмый торган иде.

Туган җиремдә эшләгән кебек, мин бер җирдә дә, куйган хезмәтемнән  тулысынча тәм табып, канәгатьләнү хисе алып эшли алмадым, чөнки монда мин туганмын, Әткәм, Әнкәм җирләнгән, хезмәтемнең һәрбер җимеше үземнең райондашларыма, балаларыма, оныкларыма кала, дип эшләдем.

Мин моның шулай икәнен күрше Сарман районынңа эшләгән чакта ук аңладым!

Хөрмәтле райондашлар! Мин сезгә бик нык рәхмәтле! Сез һәрвакыт минем белән бергә булдыгыз, һәр куйган хезмәтемнең җимешен күрә белдегез, яңа үрләр яуларга миңа дәрт-көч биреп тордыгыз. Бөтен куйган хезмәтем нәтиҗәләре Сезнең күз алдында.

20 ел бергә эшләгән чорда төрле чак булгандыр? Мин Сезнең каршыда гафу үтенәм! Әмма мин бервакытта да гади халыктан аерылмадым, аларның мөрәҗәгатьләренә битараф булмадым. Хәтта, хакимияттә кабул итү үткәргәндә дә проблемаларын хәл итә алмасам, әби – бабайларга чәй булса да биреп, ә башы авыртып кергән кешеләрнең башын булса да төзәтеп чыгара торган идем.

Министр вазыйфаларыннан азат иткәннән соң да миңа бик югары эш урыннары тәкъдим ителде: “Казан Аграр Университетына ректор булып барырга, Тукай, Балык бистәсе районнарында җитәкче булып эшләргә. Мин каршы килдем, Туган районыма кайтам дидем. Бик зур рәхмәт, Рөстәм Нургали улына, ул мине якламаса, моны миңа эшләргә ирек бирмиләр иде, әлбәттә!

Шул чордан ук минем белән бу өлкәдә үземә дә аңлашылмаган каршылыклар башланды.

Эшләгән чорда минем тарафтан һәрвакыт хөрмәткә ия булачак, безнең йорт табынының түреннән төшмәгән мөхтәрәм кешенең  “Э.Н. районны таратып китте, аны кире районга кайтарырга ярамый”, – дип, өйдән – өйгә кереп имза җыеп йөрүче дә, хәтта ярдәм сорап Миңтимер Шәрип улына мөрәҗәгать итүе дә, минем башка сыймый! Ул аны кемнеңдер кушуы буенча эшләде, әлбәттә!

2017 нче елдан район башлыгы булып эшләгән чорда да, даими рәвештә каршылыклар очрап торды: җае чыккан саен начар ниятле массакүләм мәгълүмат чаралары мине пычратып материаллар чыгара торды. Ниндидер көчләр миңа бу вазыйфалардан китәргә кирәклеген даими искәртеп тордылар, сәбәп кенә таба алмадылар.

Ниһаять, Актаныш зиратында тәре кисү очрагын сәбәп итеп, мине эштән азат иттеләр. Бу вакыйганың кемнәрдер тарафыннан оештырылган булуын Сез үзегез миңа җиткердегез, хөрмәтле райондашлар.

Моңа кадәр республикада чиркәү яндыру очраклары да булды, әмма ул районнарда беркем дә авырлыклар кичермәде, минем кебек.

2022 нче елда, мине эштән азат итәр өчен үткәрелгән район советы утырышында мин дәшмәдем, нахакка рәнҗетелүемне белсәм дә. Министр һәм район башлыгы вазыйфаларыннан азат иткәч, минем белән булышмаслар, тынычланырлар, дип уладым.

Юк икән шул, бу әле минем күрәселәрнең башы гына булган!

Шул ук елның көзендә Казан БЭПы Рафик Сахабетдиновны һәм Фаил Камаевны чакырып миңа каршы күрсәтмәләр алган, чөнки ул көчләргә 2 мең гектар җирдә, минем җитәкчелектә, уңышлы эшләп килүче “Чишмә” агрофирмасының яшәве тыңгы бирми иде.

Мин Муртазин, Нагимов, Гайнуллин, Кустоваларның бу эштә “пешка” гына булулары турында язган идем инде. 

Алмаз Муртазинның үзен мин бик гаепләмим дә, әмма аның хатыны, Дилбәр Муртазина, соңгы вакытта акча эшләү кәсебенә әйләнгән, “битләре юылмаган” Руслан Загретдинов һәм Вильсур Салахов тозагына эләгеп, миннән акча каермакчы булды, һәм ул моны яшермәде дә, гарчә үзен берничә тапкыр үлемнән алып калырга ярдәм итсәм дә. Дилфат Нагимов, җитәкчеләр арасында минем өчен иң ышанычлы, якын, дип исәпләгән кешеләрнең берсе иде. Шул классташым мине нәрсәләрдә генә гаепләми! Укысаң –  чәчләрең үрә тора! Аның кайбер әкиятләрен мин сезгә җиткергән идем инде, гарчә шул “якын дус”ның якты дөнья белән бәхилләшеп, башка барыр кешесе калмагач, министр чагында мине Казаннан юллап табып, алдыма тезләнгән вакытлары булса да.

Җитәкчеләр арасында икенче, иң ышанычлы дип исәпләгән кешем – Римма Кустова иде. Җил-яңгыр тидертмичә, гади банк экономистыннан тәрбияләп, район башкарма комитеты җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр үстергән кешемнең, үз тиресен саклап калыр өчен ялганлап, Энгель Наваповичка кемдер 2 млн сум ришвәт бирде дип, тикшерүчеләргә җиткерүе, минем башка сыймый! Җитәкчелектән үзем киткәч тә, кылган гамәлләре өчен реаль срок биреп, Кустованың үзен төрмәгә япмасыннар өчен, үземнән торганын бөтенесен дә эшләсәм дә.

Хөрмәтле райондашлар! Кайчандыр мин хөрмәт иткән Марат Ахметовның һәм Фаил Камаевның ялган рәвештә миңа каршы күрсәтмә бирүләре турында язган идем инде. Минем башыма сыймы, мин аңламыйм, нинди системада яшибез без? Нинди ситемада тәрбияләнгән бу кешеләр? Ничек шулай яшәп була? Үзеңнең тирене саклыйм дип, ничек кешенең язмышы белән уйнап була? Мин санаган кешеләрнең барысына да яхшылыктан башка бер начарлык та эшләмәдем бит! Ничек шулай оятсыз рәвештә алдашып була? 

Бәлки, миңа Әткәй, Әнкәй дөрес тәрбия бирмәгәндер? Бәлки без башка дөньяда яшибездер? Аңламыйм!!!

Әлбәттә, миңа ел ярымнан артык төрмә шартларында яшәү җиңел түгел. Ләкин мин бирешмим, сынмыйм, күпме мине сындырырга тырышсалар да, күпме генә миңа, “алтын тау”лар вәгъдә итсәләр дә! Хөрмәтле райондашлар!

Мин беркемне дә сатмадым, мин беркемнән дә ришвәт алмадым!

Миңа тормышта күп авырлыкларны җиңеп чыгарга туры килде. Мин кечкенәдән җиңел тормышта үсмәдем, балачактан торф чыгарып, чөгендер эшләп, урман посадкасы чистартып, чалгы белән печән чабып үстем. 

Әткәй белән Әнкәй бер велосипед белән тормыш алып барып, 5 балага да югары белем, тәрбия бирделәр. Бик көчле, ихтирамга лаек шәһесләр иде, урыннары оҗмаһта булсын! Мин бервакытта да үземне башкаларга физик яктан да, рухи яктан да кыерсытырга ирек бирмәдем. Рәсәй мәгариф министры белән тиешле дәрәҗәдә үземне куеп, бик матур эшләдек. Ул безнең бик күп проектларны Рәсәй күләмендә тормышка ашырды. Минзәлә һәм Чистай төрмәсендәге наркоманнар, рецидивистлар белән дә алар телендә сөйләшәм, чөнки мин беркайчан да халыктан аерылмадым һәм үземне өстен куймадым. 

Минем тормышымда көчле тылым, гаиләм, улым, балаларым, туганнарым, авылдашларым һәм сез бар, хөрмәтле райондашларым!

Бик зур рәхмәт Сезгә, миңа авыр вакытта ярдәм иткәнегез өчен, көч биргән өчен, һәрвакыт минем белән бергә булганыгыз өчен!

Минем өчен иң авыры – гаиләмнән аерылу булды, чөнки без иптәшем Сәрия белән 42 ел буе бер организм булып яшәдек, бер атнадан артык бер-беребездән аерылмадык. 2024 елның май-июнь айларында, әгәр улым миңа рухи һәм материаль яктан ярдәм күрсәтмәсә, иптәшем Сәрия энергия бирмәсә, балаларым, туганнарым, авылдашларым һәм сез булмасагыз, райондашларым, бәлки мин сынган да булыр идем. Бик зур рәхмәт сезгә!

Мин кылган гамәлләремә, эшләгән эшләремә үкенмим. Тагын бер кабат яшәргә туры килсә, нәкъ шуны кабатлаган булыр идем. 

Бүген Актаныш районының 87 авылы да сакланып калган икән, элеккеге колхозлар базасында бүгенге көндә дә – хуҗалыклар, бик матур итеп эшләп киләләр икән, балаларыбызның, яшь буынның сәләтен ачар өчен, районыбызда бөтен шартлар тудырылган, ройонда яшәүче халыкның бик күп социаль мәсьәләләре хәл ителгән икән, 20 ел буе куелган минем хезмәтемнең күпмедер өлеше моңа кергән дип исәплим.

Мин, “Чишмә” агрофирмасы хезмәтчәннәрен, Чишмә һәм Меңнәр авылы халкын чын күңелдән котлыйм!

Хуҗалык 3 ел рәттән производство күрсәткечләре буенча (машина – трактор паркыннан файдалану – производство күрсәткеченә керми) районда беренчелекне бирми. ООО “Актаныш” агрофирмасы, ООО “Чишмә”, ООО “Нур баян”, ООО “Нигез” хуҗалыкларының хезмәт җимешләре дә бик матур, чын күңелдән аларны да котлыйм! Киләчәктә дә шулай уңышлар насыйп булсын сезгә!

Бүген, Ринат Сахабетдиновка Чишмә һәм Меңнәр авыллары проблемасы бернигә дә кирәк түгел, ләкин аның артында бите юылмаган Р.Загретдинов кулы белән уйнаучы зур көчләр тора. “Чишмә” агрофирмасы 2000 гектар җирдә 2025 елның 11 аенда ООО “Тамыр”, ООО “Саф”, ООО “Ташкын” – өчесе бергә әзерләгән күләменә якын сөт җитештергән икән, бу – бик зур җиңү! 

Әмма мине иң сөендергәне – иң югары хезмәт хакын, “Чишмә” агрофирмасы хезмәтчәннәренең алуы! Күп хуҗалыклар 35-60 сум хезмәт хакы түләгәндә, агрофирма эшчеләренең 80 мең сум хезмәт хакы алып эшләве – минем өчен зур сөенеч.

Бик зур рәхмәт, иң беренче чиратта, хуҗалык җитәкчелегенә – Ирек Маратовичка, Ленис Анасовичка, аның белгечләренә, 70 яшьтә булуга карамастан, эшен дәвам итүче Рәфит Мирзашариповка, терлекчелекнең тоткасы булган Айрат Фаритовичка, чит сферадан курыкмыйча күчеп килеп, бүгенге көндә авыл хуҗалыгында чумып яшәүче Ләйсән Нурлыевага һәм, әлбәттә, механизаторларыбызга, игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә, гомумән Чишмә, Меңнәр авыл халкына.

Сез, хуҗалыкка килгән авырлыклардан курыкмадыгыз, таркалмадыгыз, киресенчә, бергә тупланып, эшегезне дәвам иттегез!

Бик зур рәхмәт сезгә!

Аллаһ боерса, Яңа елда мин дә бу гаделсезлекләрне җиңеп чыгып, бергә матур итеп эшебезне дәвам итергә язсын! Яңа елда бары тик уңышлар гына насыйп булсын, исән-сау, сау-сәламәт булыгыз!

Сезне сагынып, Энгель Фәттахов!

Чияле тау… Юкә урманы… 
Бәпкә үлән баскан урамы… 
Кышкы көннең салкын бураны… 
Мин шушында, дуслар, туганмын.

Күп җирләрне иңләп-буйладым, 
Тик шулай да урау юлларым, 
Юлларымнан бигърәк уйларым 
Шушы җиргә мине тарталар.

Шушы җирне, шушы һаваны 
Иң тәү башлап күргән күзләрем, 
Шушы җиргә пичәтләнеп калган 
Кечкәй генә (кеп-кечкенә) тәпи эзләрем.

Күп җирләрне иңләп-буйладым, 
Тик шулай да урау юлларым, 
Юлларымнан бигърәк уйларым 
Шушы җиргә мине тарталар.

Нинди газап, нинди кайгы үтсә 
Минем шушы туган җиремнән — 
Әнкәемнең кара чәчләренә 
Бар да көмеш белән чигелгән.

Күп җирләрне иңләп-буйладым, 
Тик шулай да урау юлларым, 
Юлларымнан бигърәк уйларым 
Шушы җиргә мине тарталар.

Чияле тау… Юкә урманы, 
Бәпкә үлән баскан урамы, 
Кышкы көннең салкын бураны 
Үзләренә алып кайталар.

Күп җирләрне иңләп-буйладым, 
Тик шулай да урау юлларым, 
Юлларымнан бигърәк уйларым 
Шушы җиргә мине тарталар.

А. Атнабаев, “Туган җирем”

Чыганак: Энгель Фәттаховның рәсми сайты https://fattahov-engel.ru

Scroll to Top